![Кызыклы фактлар Кызыклы фактлар]()
Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе — Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы. Әлеге ил өчен бу күренеш бер дә шаккатыргыч түгел, чөнки монда кибетләр дә, йортлар да, башка биналар да су өстендә йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан. Мәктәптә барлыгы 60 бала укый, аларның 40ы — балык тотканда һәлак булган ата-аналарның ятим балалары. Мәктәпнең нибары бер генә кабинетында укыйлар да, дәрестән тыш вакытны да уздыралар. Дәреслекләрне ярдан махсус тазларга салып, йөздертеп җибәрәләр. Әлеге мәктәп туристларда зур кызыксыну уяткан. Аларның ярдәме белән укучыларга барлык кирәк-ярак алына.