
Бервакыт мине Уфага республиканың Куватов исемендәге хастаханәсенә дәваланырга җибәрделәр. Регистратурага юллама һәм башка кәгазьләрне тапшыргач, киемнәремне салып, саклау бүлмәсенә тапшырырга куштылар. Киттем шунда. Кабул итеп утыручы олы яшьләрдәге, чибәр генә ачык йөзле, юантык кына гәүдәле бер апа булып чыкты. Ул миңа чишенергә кушты. Чишенеп, өс киемнәрен апага тапшырдым. Ул яза тора һәм бер үк вакытта сораша. Мин җавап бирәм. Тәүдә урысча сорашты. Минем татар булып, урысча каты-коты гына сөйләшүемне белгәч, башкортча сорашырга тотынды. Мин дә, үзебезнең кеше булгач, шатланып, башкортча белгәнне күрсәтергә тырышып, башкортча сукалыйм.