![Бер гаиләдән биш гармунчы! Бер гаиләдән биш гармунчы!]()
Төхвәтуллиннар чыгыш ясарга чыкса, бөтен сәхнәне били. Сигезе берьюлы гармунда сыздырып җибәрүгә йөрәкләр урыныннан кубып, берчә шатланып, берчә дулкынланып тибә башлый. Шулай булмый ни, гармуннар бетеп бара, дип уфтанган заманда бер гаиләдән бишәр гармунчы чыгып уйнап җибәрсен әле!